Татарстан КФҮ документларны вакытлыча кабул итми

2020 елның 27 марты, җомга

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк, элек кабул ителгән запрослар буенча. Документлар кабул ителмәячәк.

Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International