Р-239 Казан-Оренбург федераль трассасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен Татарстанда 8 чакрымга якын киртә куелачак.
Аерым алганда, Казан-Оренбург автоюлының 74 нче километрда урнашкан Кама аша салынган күпердә 5 чакрымнан артык тимер барьер киртәсе урнаштырылачак. Ә Әлмәт автоюлларын 253-256 км урап узганда юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм бетерү өчен 2,6 км киртә куелачак.