Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 28 марттан 5 апрельгә кадәр, азык-төлек кибетләреннән һәм даруханәләрдән тыш, барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылырга тиеш.
Бу чаралар гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен күрелгән.
27 мартта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Панорама» сәүдә үзәге буйлап рейд үткәрде. Сәүдә үзәгендә «Перекресток» азык-төлек кибете һәм даруханә пункты гына үз эшчәнлеген дәвам итә. Барлык павильоннар да вакытлыча туктатылды . "Калган сәүдә үзәкләре шундый ук килергә тиеш. Закон бозучыларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә", - дип белдерде Тимур Дмитриевич.