Әлмәттә шулай ук 22.00 сәгатьтән соң югарыда күрсәтелгән биналарның эшчәнлеге туктатылды.
Бу көнне кич белән, 22.30-00.00 сәгатьләрдә, полиция хезмәткәрләре, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге белән берлектә, күңел ачу биналары буйлап рейд үткәрделәр. Шәһәрлеләрдә популяр 9 ресторан һәм төнге клуб тикшерелде. Өчесендә режимын бозу ачыкланды. Биналар хуҗаларына беркетмәләр төзелгән, алар аңлату өчен прокуратурага чакырылган. Мондый рейдлар дәвам итәчәк.