Аномаль җылы кыш һәм иртә яз аграрийларның планнарына йогынты ясады һәм авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде.
Республиканың 41 районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көзге бөртекле культураларны тукландыру буенча эш алып баралар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчаларын ала алалар. Бу акчаларны чәчү мәйданына 35 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.