ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның узган чорында Әлмәт муниципаль районында 430 янгын чыккан (узган елның шул ук вакыты эчендә – 487). Янгыннарда 6 (узган елның шул ук вакыты эчендә – 19) кеше үлде һәм 7 кеше (узган елның шул ук вакыты эчендә – 15) зыян күрде.

Әлмәт физик культура көллиятенең беренче курс студенты Владимир Романов Федерация Советының «Күрсәткән батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнде. Узган җәйдә ул ике яшүсмер белән бергә биш суга баткан баланы коткарды. Яшь геройларга тантаналы рәвештә лаеклы бүләкне Киров өлкәсе хөкүмәтендә Россия Федерациясе Федераль җыелышы Федерация Советы рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак тапшырды.

Рус ишарәләр телендә 12 видеодан торган серия Әлмәттәге биш еллык паблик-арт проект турындагы хикәягә багышланган, аның кысаларында заманча сәнгать ярдәмендә шәһәр тирәлеген үстергәннәр.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Ел саен, 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген шәһәр хакимиятендә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов район активы белән гомумшәһәр планеркасы үткәрде.

Чара шатлыклы вакыйгалардан башланды. Башкарма комитет җитәкчесе Кичүчат авыл җирлеге башлыгы Рамил Шәйхетдиновны туган көне белән котлады.

Узган атнада 23 ноябрьдә Кукмарада муниципаль хезмәткәрләр арасында Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар төгәлләнде. Әлмәт районы командасы киеренке көрәштә 3 нче урынны алды.

Халыкара инвалидлар көне кысаларында 2022 елның 2-10 декабрендә инклюзия өлкәсендә иң зур акция – «Уңайлы мохит» гомумроссия акциясе старт ала.


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

24-25 ноябрьдә Әлмәт политехник техникумының «IT – Куб» балалар санлы белем бирү үзәгендә «FUTURE 3D» (киләчәк - 3D) Бөтенроссия 3D – модельләштерүнең хакатоны узды. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР д\Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Әлмәт политехник техникумы оештырды. Хакатон «Татнефть» компаниясе ярдәме белән үтә.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенең беренче көне һәм Әлмәт туган тел белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән чарага бертавыштан кушылды. Яшьләр үзәге бинасында акция уздыру мәйданчыгы Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге һәм ӘМР балалар һәм яшьләр идарәсе белән берлектә оештырылды.

Бүген 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим – 2022» рус телле тәрбиячеләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс алтынчы тапкыр үткәрелә. Аны ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә Арча педагогика көллияте оештыра.

Бәйге ӘМР мәктәпкәчә белем бирү системасы педагогик хезмәткәрләренең һөнәри тәҗрибәсен тарату, иҗади инициативаны үстерү, һөнәри осталыгын арттыру максатыннан үткәрелә.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 30 декабрендәге 2310 номерлы карары нигезендә, Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау системасын квалификацияле табиб кадрлары белән тәэмин итү максатларында, Әлмәт муниципаль районы Башкарма Комитеты 2022 елның 04 декабренә кадәр стимуллаштыручы түләүләрне алу өчен конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International