Әлмәттә Бөтенроссия хакатоны узды

2022 елның 26 ноябре, шимбә

24-25 ноябрьдә Әлмәт политехник техникумының «IT – Куб» балалар санлы белем бирү үзәгендә «FUTURE 3D» (киләчәк - 3D) Бөтенроссия 3D – модельләштерүнең хакатоны узды. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР д\Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Әлмәт политехник техникумы оештырды. Хакатон «Татнефть» компаниясе ярдәме белән үтә.

Район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рифнур Камалов катнашучыларны сәламләде: «Бик күп төбәкләрдән безгә егет-кызларның килүе куанычлы хәл. Сезгә монда ошар дип ышанам. Барыгыз да, җиңсәгез дә, җиңмәсәгез дә, танышырсыз. Иң мөһиме-бәяләп бетергесез тәҗрибә туплау. Уңышлар телим!».

Хакатонда Россия Федерациясенең Алтай крае, Татарстан Республикасы, Байкал аръягы өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Калуга өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Саратов өлкәсе, Ульяновск өлкәсе кебек 30 дан артык төбәге катнашты.

Монда мәгълүмати технологияләр, санлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган сәләтле, перспективалы балаларның үсешен һәм аларга ярдәм күрсәтүнең кирәклеген ачыклау бара. Бу юнәлешнең перспективасы дөнья икътисадында югары ихтыяҗга ия.

Катнашучыларның эшләрен компетентлы жюри бәяләде: «Татнефть» компаниясе һәм «Кванториум» балалар технопаркының 3D-модельләштерү белгечләре.

Ике ярыш көне барышында кейслар өстендә эш барды һәм параллель рәвештә актуаль мәсьәләләр һәм аларның карарлары буенча түгәрәк өстәлләр узды. Катнашучылар җирәбә ярдәмендә алынган өч юнәлешнең берсендә 3D модель проектладылар һәм эшләделәр. Аннары аны жюри алдында тәкъдим иттеләр һәм якладылар. Тәкъдим итүдә модельнең эш принцибы һәм аны тышкы кыяфәте буенча аңлату каралган.

«Әлмәт районы өчен IT-технологияләр өлкәсе төп үсешнең берсе булып тора. Без моны аерым алганда шәһәребез өчен зур потенциал итеп күрәбез. Бу - республиканың да, Россия Федерациясенең дә тренды», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов. Шулай ук ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, киләчәктә Әлмәтнед югары һәм урта махсус уку йортларында укырга килергә чакырды.

Аннары иң яхшыларны бүләкләү тантанасы узды. Хакатонда 30 кешедән торган 10 команда катнашты. Конкурс биремнәрен үтәү йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткечләр буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Шулай, 1 урын – «Яшен» командасында, 2 урын – «Поляр аюлар» командасында, 3 урын - «Космик рейнджерлар» командасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International