Әлмәт бертавыштан «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Бүген «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенең беренче көне һәм Әлмәт туган тел белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән чарага бертавыштан кушылды. Яшьләр үзәге бинасында акция уздыру мәйданчыгы Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге һәм ӘМР балалар һәм яшьләр идарәсе белән берлектә оештырылды.

50дән артык катнашучы диктант язды: ӘМР башкарма комитетының һәм Советының муниципаль хезмәткәрләре, Иҗтимагый совет, «Ак калфак» җирле бүлекчәсе вәкилләре, «ТНВ»-«ТЯГ» активистлары, прозаик Илүсә Нәбиуллина, югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары һәм барлык теләүчеләр.

Акциядә катнашучыларны сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова әлеге чараның яшьләр һәм халык арасында популярлашуын билгеләп үтте. «Грамматика, орфография буенча белемнәреңне тикшерү яки бергә җыелу, туган татар телендә аралашу әлмәтлеләр өчен күркәм традициягә әверелде», - дип ассызыклады ул.

Мәскәү вакыты белән нәкъ 11.00 сәгатьтә ТНВ-Татарстан, ТНВ-Планета телеканалларында һәм акциясенең рәсми Diktant.tatar сайтында диктант трансляциясе башланды.

Татарстанда акциядә катнашучылар язучы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән өзек яздылар. Аны Россия театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева укыды.

Диктант ахырында оештыручылар катнашучыларга туган тел белән кызыксынулары, камилләшергә омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Татарча диктант» бөтендөнья белем тикшерү акциясе җиденче тапкыр уза һәм 25 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Өч көн дәвамында милләтнең бөтенлеген һәм бердәмлеген ассызыклауга, тарихны, телне өйрәнүгә омтылышка, дөрес язу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән чара шәһәр һәм районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең 50ти артык мәйданчыкларында оффлайн һәм онлайн форматларда оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International