Бүген 36 нчы «Тылсымлы сарай» балалар бакчасында «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим – 2022» рус телле тәрбиячеләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс алтынчы тапкыр үткәрелә. Аны ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә Арча педагогика көллияте оештыра.
Бәйге ӘМР мәктәпкәчә белем бирү системасы педагогик хезмәткәрләренең һөнәри тәҗрибәсен тарату, иҗади инициативаны үстерү, һөнәри осталыгын арттыру максатыннан үткәрелә.
Әлмәт районы мәгариф, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, туган телне өйрәнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Бүген бу конкурста 13ти мәктәпкәчә учреждениеләрдән рус теле укытучылары катнашты. Бу №4, 8, 9, 35, 41, 44, 45, 46, 47, 49, 56, 57, 65.
Сәламләү сүзе белән ӘМР мәгариф идарәсе башлыгының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Җиһаншина чыгыш ясады: «Сезгә иҗади уңышлар, хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Әлеге конкурс теләсә кайсы халыкның гореф-гадәтләрен үстерүгә, өйрәнүгә, саклауга ярдәм итә, дип ышанып әйтә алам. Балаларыбыз, уку йортларына укыту-методик комплектлар кертелә башлаганнан бирле туган татар телен, рус телен һәм бай республикабызның башка телләрен бик теләп өйрәнәләр. Ә сез, хөрмәтле укытучылар, аларга бу эштә ярдәм итәсез, кулларыннан тотып белемгә алып барасыз. Сезнең ярдәмегез, осталыгыгыз өчен бик зур рәхмәт. Мин сезгә иҗат сәләтлелекләрен телим».
Катнашучылар дүрт конкурс күрсәткече буенча бәяләнде. Әйтик, башта һәр конкурсант үзенең «Мин – шәхес» темасына визит карточкасын тәкъдим итте. Биредә оригинальлек, аралашу культурасы, сөйләм, тема буенча үз позициясе, татар телендә сөйләшә белү бәяләнде.
Аннары «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез» уен-викторинасы узды. Биредә рус теленнән татар теленә тәрҗемә итүнең дөреслеге бәяләнде.
Конкурста катнашучыларга шулай ук «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәчәкмен» уенын тәкъдир итәргә туры килде. Төп критерий - балаларны уен белән кызыксындыру; уен эчтәлеген һәм оештыруның оригинальлеген тәкъдим итү; балаларның кызыксынуын, экспромтка сәләтен саклап калу; татар телендә сөйләшә белү.
Соңыннан тәрбиячеләр «Ирекле микрофон» иҗади конкурсында көч сынашты. Биредә инде жюри иҗат сәләтләрен: чыгышларның тәэсирлелеген, сәхнә мәдәниятен һәм оригинальлек дәрәҗәсен бәяләде.
Регламент нигезендә, муниципаль этап җиңүчесе конкурсның республика этабына җибәрелә, ул 2 декабрьдә Арчада узачак.
Конкурс булгач, димәк, җиңүче дә бар. 8нче балалар бакчасы тәрбиячесе Кристина Горбунова иң актив һәм креатив булды. Икенче урында - Наталья Фомина (57нче балалар бакчасы), өченчедә - 65нче балалар бакчасыннан Татьяна Юрченкова.