ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 9 декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр хокукларын үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген «Нур» яшьләргә психологик ярдәм үзәге базасында мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары һәм әниләре белән очрашу узды. Барлык актуаль сораулар район хезмәтләренең беренче затларына бирелде.

Бүген традицион көндезге форматта барлык оешма, предприятие, хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында Әлмәт муниципаль районының атналык планеркасы булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов узган атнадагы иң күренекле чаралар турында сөйләде.

Социаль яктан якланмаган балалар һәм яшүсмерләр өчен «Снежность» ХIХ нче балалар хәйрия театраль фестивале Әлмәттә 8-10 декабрьдә узачак. Фестивальнең барлык чаралары да уртак тема – «Игелекле эшләр вакыты» темасы белән берләштерелгән.


2
декабрь, 2022 ел
җомга

1 декабрьдә «Иске Әлмәт» мәдәният йортында Әлмәтнең хөрмәтле шәхесе – ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Василий Самойлов истәлегенә кичә узды.

3 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Әлмәттә урбанистика турында лекцияләр циклы узачак.

Архитекторлар һәм шәһәр тирәлеге белгечләре белән бергә Әлмәт халкы шәһәр үсешенең мөмкин булган векторлары турында фикер алыша алачак. Цикл Татарстан шәһәрләрен үстерү институты ярдәме белән Heads Group бюросы, «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт районы администрациясе тарафыннан оештырылды.

Бүген Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Яшьләр үзәгендә фойеда мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашында ярышлар һәм конкурслар оештырылган иде.


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 14-16 декабрендә «Кванториум» балалар технопаркы – Пионерлар йорты һәм «ӘДНИ» ВО ДББОУ мәйданчыкларында «Инженерлык идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV Бөтенроссия конкурсы узачак!


30
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүгенге җәмгыятьтә зур үзгәрешләр бара, ориентирлар үзгәрә, акцентлар үзгәрә. Бу үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү системасына да кагылды.

Тәрбиячеләргә карата таләпләр дә арта. «Заманча балага - заманча тәрбияче!» бүгенге көннең лозунгын шулай билгеләргә була. Тәрбияче - һөнәр генә түгел, ул барлык кешегә бирелми торган сәләт. Бу сәләткә үзеңнең хезмәтең, талантың, гел үзгәреп тору, камилләшү теләгең ярдәмендә генә лаеклы булырга мөмкин.

2022 елның узган чорында Әлмәт муниципаль районында 430 янгын чыккан (узган елның шул ук вакыты эчендә – 487). Янгыннарда 6 (узган елның шул ук вакыты эчендә – 19) кеше үлде һәм 7 кеше (узган елның шул ук вакыты эчендә – 15) зыян күрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International