ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Әлмәттәге 2нче отряды гамәли спортчылар командасы отрядның 60 еллыгына матур бүләк әзерләде.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Бүген татар җәмәгатьчелеге танылган мәгърифәтче, тарихчы, журналист һәм педагог Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга, Россиядә һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елына, Татарстан Республикасы журналистлар берлегенең 95 еллыгына багышланган чара булып узды.
Әлмәт муниципаль районының Кичүчат авылында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Р. Фәхреддин - «Шура» журналы мөхәррире» дип исемләнгән чара уздырыла.
Әлмәт 33,25 шәһәр мохиты сыйфаты индексы белән 21 нче урынны били.
РТ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башына республикада 80 меңләп кеше генә балаларын бакчага йөрткән өчен түләүгә өстәмә компенсация сораган.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгак коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда әзерләнә торган агач материалы күләмнәрен арттырыга ярдәм итәрлек агач эшкәртү производстволары булдыруга аерым игътибар бирергә кушты.
Төн буена көчле кар явып торса да, юл хезмәтләре өчен бу артык сюрприз булмады.
Әлмәттән ике аш-сучы Татарстан кулинарлары командасында Сочига Олимпиада спортчыларын тукландыру өчен китәчәк
Бу елдан башлап иминият комапанияләре “бонус-малус” коэффициентларын активрак исәпли башлаячаклар, шуның аркасында дөрес йөрүче автомобильчеләргә ОСАГО полисын арзанрак бәягә алу мөмкинлеге туа.
Татарстан хокук саклау органнары тарафыннан “резин” квартирлар буенча тупланган 45 материал җинаять эше кузгату өчен тапшырылды (ияләре чиксез күләмдә чит ил кешеләрен пропискага керткән квартирлар шулай атала).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International