Республикадагы “резин” квартирлар чит ил кешеләре күңеленә хуш килә

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Татарстан хокук саклау органнары тарафыннан “резин” квартирлар буенча тупланган 45 материал җинаять эше кузгату өчен тапшырылды (ияләре чиксез күләмдә чит ил кешеләрен пропискага керткән квартирлар шулай атала).

Шушы ел башыннан гамәлгә кертелгән федераль канун нигезендә, торак мәйдан иясе үз йортына чит ил гражданнарын чиксез күләмдә теркәтә алмый. Әгәр дә тикшерү вакытында теркәлгән кешеләрнең чынлыкта анда яшәмәве ачыклана икән, хуҗага 100 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки хәтта ирегеннән мәхрүм итү яный.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International