Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Музейларда халык хәтере
2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Танылган мәгърифәтче, тарихчы, журналист һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин халкыбызның хәтер күгендә якты йолдыз булып хатирәсе сызылып калган асыл затларыбызның берсе. Аның яшәеше, саф әхлагы, гыйлеме һәм халкына багышланган намуслы хезмәт үрнәге гасырлардан гасырларга күчә. Шәмнең яктысы шәмдәлнең төбен түгел, үзеннән ерак араны яктырта. Ризаэддин Фәхреддин иҗатының нуры да вакытлар узган саен яктырак була бара.
Агымдагы елның 17 январендә әлеге мәшһүр затның тууына 155 ел була. Әлмәт муниципаль районының гына түгел, республиканың горурлыгы, Кичүчат авылында урнашкан Р.Фәхреддиннең мемориаль музее коллективы, киң татар җәмәгатьчелеге әлеге вакыйгалар дулкынында кайнап яши. Әлеге уңайдан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова катнашында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Р. Фәхреддин - «Шура» журналы мөхәррире» дип исемләнгән чара уздырыла.
Мәдәни үзәкнең бүгенге тормышы, нинди планнар белән яшәве хакында без музей директоры, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы музейлар ассамблеясы идарә әгъзасы Диләрә Гыймранова белән әңгәмә кордык.
- Диләрә, сезнең музей Грант отты, дигән шатлыклы хәбәрне ишетеп бик куандык. Нинди яңа проектны тормышка ашырырга ниятлисез?
- 2013 елның эш нәтиҗәсе итеп "Вакыт мизгеле" ("Времен связующая нить") дигән проект эшләгән идек. Ул, нигездә, музей-күргәзмә эшчәнлегенә нигезләнә. Үзәккә алынган төп мәсьәлә - Ризаэддин Фәхреддин фондында тупланган 100дән артык оригиналь фотоларны халыкка күрсәтү һәм туплап гаилә альбомы төзеп чыгару. Проект иң беренче җирле югарылыкта, Башкарма комитет, район мәдәният идарәсе тарафыннан расланды. Җитәкчеләр үзләренең юлламаларын бирделәр. Проектны комиссия әгъзалары да игътибарга лаек дип санаган, галимнең 155 еллыгы булуы да роль уйнагандыр, дип уйлыйм һәм без Татарстан Республикасы хөкүмәте Грантына ия булдык. Положение буенча, проектны тормышка ашыру өчен каралган сумманың яртысын хөкүмәт, калган яртысын җирле бюджет күтәрә.
- Проектыгыз, чыннан да, бик мөһим һәм кызыклы булырга ошаган. Әлеге идеягә җирлек булырдай сәбәпләр дә булгандыр.
- Еллар узган саен, тарихи ядкәрләрнең кыйммәте арта. Баштагы еллардагы сыман берьюлы берничә фотосурәт яки экспонат кулга төшерү дә сирәк күренеш. Без Риза Фәхреддиннең туган-тумачалары, нәселен дәвам итүчеләр белән һәрвакыт бәйләнештә торырга тырышабыз. Музей фондына дип гаиләләрендә сакланган әйберләрне сораганда, "Сез бит аның күз нурларын алып китәсез",- диләр. Әлеге сүзләр күңелгә авыр булып кала, билгеле. Алган әйберләремне ничек итеп булса да кире кайтарырга тиешмен дип уйлыйм. Фотоальбом булдыру идеясе шуның нигезендә дә барлыкка килде. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Фотосурәтләрне һәм башка фонд экспонатларын 40 көннәр артык күргәзмәдә тотарга ярамый. Аларны кояш ашый, башкача зыян күрергә мөмкин. Ә булган әйберләрне халыкка күрсәтәсе дә, җиткерәсе дә килә. Узган гасырлар һәм хәзерге чорларны бергә бәйләүче кулланма әсбап буларак, Р.Фәхреддиннәр гаилә альбомын төзеп чыгару - мәсьәләнең уңай хәл ителеше булыр иде, дип уйлыйбыз. 25 май - музейның туган көнендә проектның беренче этабы эшләнеп бетәргә тиеш. Әйтеп узганымча, музей фондында тарихи, оригиналь фотосурәтләр күп. Шуларның берсе Ризаэддин Фәхреддиннең 1892 елда Уфа шәһәрендә, Диния назәрәтендә эшләгәндә төшкәне. Кайбер дин әһелләре моңа әле ризасызлык та белдерә. Бу хакта галим "Фотога төшү олуг бер сәнгатьтер" дип язып калдырган. Ул аларны сәнгать әсәре кебек кабул иткән, һәрбер гамәл дә камил булырга өндәгән. Әлеге мәсьәлә бүген дә актуаль. Фотоаппаратлар күп, хәтта һәрбер телефонда бар. Ирексездән, "Без фотога төшә беләбезме?" дигән сорау туа. Максатыбыз - фотога төшү мәдәниятен дә пропагандалау. Максатыбызны тормышка ашыру юнәлешендә Ризаэддин Фәхреддиннең 1892 нче елда төшкән фотосы фонын булдырып, бу юнәлештә төрле дәресләр, чаралар үткәрү, музейга килүчеләргә тарихи фонда фотога төшү мөмкинлеге бирү бик отышлы булачак, дип уйлыйбыз.
- 2014 елның Мәдәният елы дип игълан ителүе Р. Фәхреддин музее тормышына нинди үзгәрешләр белән кагылыр дип уйлыйсыз?
- Киләсе ел турында сөйләгәнче, башкарылган эшләр хакында берничә сүз. Соңгы елларда музей коллективына күптөрле идарә итү формалары шартларында эшләргә туры килде. 2012 елдан башлап муниципаль бюджет учреждениесе итеп үзгәртелдек. Әлеге статус безгә музей бинасын, аның янәшәсендәге җирләрне рәсмиләштерергә дә мөмкинлек бирде. Юридик зат буларак, Грант алуыбызга да күпмедер этәргеч бирде. Яңа елга килгәндә, әллә ни зур үзгәрешләр көтмибез. Республикабызда, районыбызда мәдәнияткә, сәнгатькә игътибар тиешле югарылыкта дип уйлыйм. Музей ул - тарих тәгәрмәче. Ул тукталмыйча алга тәгәрәсен, аңа елдан-ел күләмлерәк эшләр иярсен. Яшьләр дә кызыксынсыннар, өйрәнсеннәр, белергә тырышсыннар.
- Музей елдан-ел яңа экспонатлар белән тулылана. Узган елда никадәрле "баедыгыз"?
- Музей фондында 4300дән артык экспонат тупланган һәм ул елдан-ел баеп бара. Узган ел аларның саны тагын 171гә артты. Арада әдәби фондны тулыландыручы китаплар һәм мәкаләләр дә зур урын алып тора. Иң кадерле экспонатлар, мөгаен, Риза Фәхреддиннең балаларына язган хатларының күчерелмәләредер. Аның кызы Әсма апа, әле үзе исән чагында ук ул хатларның күчерелмәләрен алып, эчтәлеген кириллицага күчереп язып калдырган була. Шунысы кызыклы, ул чорларда язылган хатның бер нөхсәсе аның үзендә кала. Кайсы хатка нинди җавап килгәнлеген белгәч, гаилә тормышының тулы бер тарихын ачыкларга мөмкин. Р. Фәхреддиннең кызларына язган хатлары тәрбия, үгет-нәсихәт үрнәге буларак та кыйммәтле. Казанда яшәүче галимнең туганнары яши һәм без алар белән еш аралашып торабыз. Өйләрендә торган тумбочканы күп тапкырлар сорасам да, ризалык бирмәгәннәр иде. Бу юлы килеп алып китегез, диделәр. Икенче көнне үк киттек Казан якларына. Әлеге тумбочка Фәхреддиннәрнең гаиләсенеке, ул XIX гасырга карый. Аңа бер урындык та ияртеп кайттык. Беренче карашка карарлык җире булмаса да, юып, чистартып куйгач, җан керде үзенә. Өйрәнә торгач урындыкның шулай ук XIX гасырга караганлыгы ачыкланды, эчке ягында «Курбатов мебель фабрикасы» дигән печате дә бар. Экспонатлар туплауны авылларда да дәвам итәбез. Безнең өчен һәрбер тарихи ядкәр кадерле.
- Сәнгать, тәрбия үзәге буларак, музей күптөрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Әлеге уңайдан нинди уй-планнарыгыз бар?
- Тарих бит белгән, аңлаган кешегә кызыклы. Эш барышында яшь аермалыкларына карап, проектларны төрлечә әзерлибез. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен "Кем ул Ризаэддин Фәхреддин?", "Мин Р.Фәхреддин урамында яшим" дип исемләнгән чаралар оештырдык. Очрашуларга барганда Фәхреддиннәр гаиләсендә булган уенчыклар белән дә бик кызыксыналар. Мәктәп укучылары өчен аларның яшь үзенчәлекләрен исәптә тотып, белем учреждениеләре белән берлектә төрле темаларга музей дәресләре уздырабыз. Балалар этнографик дәресләрне бик яраталар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Музейның тылсымлы дөньясы" дигән түгәрәк эшли. Алар галимнең иҗаты белән кызыксыналар, кунакларны каршы алырга, экскурсияләр алып барырга өйрәнәләр. Республика музейлары белән танышалар.
- Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен өйрәнү, аны халыкка кайтару юлында күләмле эш алып барыла. Якын киләчәктә мәшһүр язучының нинди китаплары дөнья күрәчәк?
- Мәгърифәтченең китаплары чиксез бер хәзинә. Алар үз чорында 13-14 тапкыр бастырылганнар. Республика галимнәренең тырышлыгы, "Татнефть" ААҖ "Рухият" рухи яңарыш фондының матди ярдәме белән әлеге рухи хәзинә халыкка кайтарыла. "Гаилә", "Асар"ның 4 томлыгы, "Мәшһүр адәмнәр", "Дин вә иҗтимагый мәсьәләләр" китаплары шуларның кайберләре генә. Киләчәктә "Сәлимә, яки гыйффәт", «Әсма, яки гамәл вә җәза» әсәрләрен нәшер итүгә дә нефтьчеләребезнең ярдәменә ышанабыз.
- Диләрә, синең өчен кем ул Ризаэддин Фәхреддин?
- Ул минем өчен рухи остазым дисәм дә арттыру булмас. Аның әсәрләре тормыш итәргә, яшәргә, кешеләр белән мөгамәләләр оештырырга, балалар тәрбияләргә өйрәтә. Мин – хатын-кыз, әни, килен кеше буларак та аның тәгълимәтләрен кулланып яшәргә омтылам.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Диләрә ханым, милли хәзинәбезне барлау, үстерү юнәлешендә уңышлар телибез.
Фәрдия Хәсәнова
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз