Шәһәрдә яшәү мохиты рейтингында Әлмәт 165 шәһәр арасында 21 нче урында тора

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Әлеге рейтинг Россия Инженерлар берлеге тарафыннан 2012 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән.

Тикшерүләр халык саны 100 меңнән артык булган 165 шәһәр арасында уздырылган.

Әлмәт 33,25 шәһәр мохиты сыйфаты индексы белән 21 нче урынны били. Сыйфат индексы халык саны динамикасы, медицина-демография характеристикасы, социаль торыш, гражданнарның тормышы, социаль инфраструктура, шәһәр иикътисады, торак секторы үсеше, торак сатып алу мөмкинлеге, инновацион активлык, транспорт, инженерлык инфраструктуралары, кадрлар потенциалы, экологик хәл-торыш индексларыннан чыгып исәпләнгән.

Рейтинг лидерлары булып Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар танылган.

"Әлмәт таңнары" газетасыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International