Төн буена көчле кар явып торса да, юл хезмәтләре өчен бу артык сюрприз булмады. Урамнар кичтән үк кардан арчыла башлады, бу эшнең әле дә бер минутка да туктап торганы юк.
Акташ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, 16 гыйнвардан 17 гыйнварга каршы төндә 11 мм явым-төшем булган, бу 110 мм кар дигән сүз. “ГУАД” унитар предприятиесе юл хезмәтләренең 40тан артык эшчесе, 24 берәмлек техникасы: 6 эшермә, тозлы су сиптерүче 2 ЗИЛ, 5 КамАЗ автомобиле, 2 МТЗ-ротор, 3 грейдер, 2 төягеч, 3 МТЗ тракторы, бер СНП-17 кар төягече эшли.