Татарстанда ата-аналар балаларын бакчага йөрткән өчен өстәмә компенсация алырга ашыкмыйлар

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
РТ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ел башына республикада 80 меңләп кеше генә балаларын бакчага йөрткән өчен түләүгә өстәмә компенсация сораган. Татарстанда балалар бакчаларына барлыгы 195 мең бала йөргәнен искә төшерик. Республиканың адреслы компенсациясенә 130 мең гаилә исәп тотарга мөмкин. Димәк, җан башына керемнәре 20 мең сумнан түбәнрәк булган гаиләләрнең 60%ы гына үз хокукларыннан файдалана.

Әлмәтлеләргә килсәк, 17 гыйнварга социаль яклау идарәсенә җан башына керемнәре 20 мең сумнан түбәнрәк булган гаиләләрдән өстәмә компенсация алырга дип 4814 гариза кергән. Бу субсидия алырга мөмкинлеге булган гаиләләрнең якынча яртысын тәшкил итә.

Ата-аналардан гаризалар кабул итү дәвам итә. Документларын узган ел ахырына тапшырып җитешә алмаган ата-аналар моны гыйнварда эшли алалар. Бу очракта алар гыйнвар өчен субсидия алырга җитешәләр. Ә компенсация алырга гаризаны февральдә язучылар аны 2014 елның икенче аеннан гына алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International