Кичүчат авылында Р.Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышланган чара узды

2014 елның 17 гыйнвары, җомга
Бүген танылган мәгърифәтче, тарихчы, журналист һәм педагог Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга, Россиядә һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елына, Татарстан Республикасы журналистлар берлегенең 95 еллыгына багышланган чара булып узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина, язучылар, республика һәм районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Очрашу Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музеенда кунаклар һәм журналистлар өчен оештырылган экскурсия белән башланып китте. Музей хезмәткәрләре галимнең төрле еллардагы эшчәнлеге белән таныштырдылар, аеруча мәгърифәтченең журналистика өлкәсендәге хезмәтләренә, фотокүргәзмәгә басым ясалды.

Чараның икенче өлеше Кичүчат урта мәктәбендә дәвам итте. Актлар залына җыелган журналистларны сәламләп, Наҗия Хәйдәрова район һәм шәһәребез, республика җирлегендә дөньяга исеме танылган асыл затның исемен мәңгеләштерү, аның хезмәтләрен халыкка кайтару юнәлешендә күләмле эш алып баруын ассызыклады, әлеге мөмкинлекләр Мәдәният елында тагын артсын иде, дигән теләкләрен җиткерде.

Римма Ратникова “Чараның нәкъ менә Ризаэддин Фәхреддиннең туган көне, 155 ел тулган көндә, туган җирендә шушылай, җылы матур итеп үткәрелүе күңелләрне дулкынландыра”, – диде. Дәүләт Советы рәисе ярдәмчесе үзенең чыгышында Р.Фәхреддиннең мирасы киң кырлы, тәгълиматларның бәясез булуына соклануын һәм горурлануын белдерде. Әлеге тиңсез хәзинәне барлау, халыкка кайтару юлында армый-талмый хезмәт итүче музей хезмәткәрләренә, аеруча музей директоры Диләрә Гыймрановага олы рәхмәтләрен җиткерде һәм алып килгән бүләкләрен тапшырды.

Чараның пленар өлешендә язучы Әсгать Салахов, “Татнефть” ААҖ “Хәзинә” газетасы мөхәррире Илшат Мингәрәев, район башлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Энже Хәсәншина һәм башкалар чыгыш ясады.

Чара чәй табыны артында дәвам итәкән матбугат конференциясе һәм истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.

Ландыш Зарипова, Фәрдия Хәсәнова,
“Альметьевский вестник” газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International