Әлмәт янгын сүндерүчеләренең җыелма командасы Татарстан чемпионатында җиңү яулады

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә
Федераль янгын сүндерү хезмәтенең Әлмәттәге 2нче отряды гамәли спортчылар командасы отрядның 60 еллыгына матур бүләк әзерләде. Алар Татарстанның 25нче кышкы чемпионатында гомуми беренче урынны яуладылар. Чемпионат 16 гыйнварда Әлмәттә үтте. Икенче урында Казан, өченче урында Түбән Кама командалары.

Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International