ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Гыйнвар башыннан 19 әлмәтле өшү нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән
Муниципаль берәмлекләргә 3 яшькә кадәр булган балалар өчен мәктәпкәчә төркемнәр челтәрен саклау өчен кирәк булган барлык чараларны күрергә кирәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында  ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әнә шулай дип белдерде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе “Яшь сайлаучы көннәре” традицион февраль акциясе кысаларында чаралар исемлеген раслады.
Казанда Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәсе һәм 2014 елга бурычлар мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.


2
февраль, 2014 ел
якшәмбе
2013 елда Татарстанда 252 котыру очрагы теркәлгән. Бер кеше бу авырудан үлгән (Һиндстаннан йоктырып кайткан булган). Бер ел элегрәк шундый 296 очрак теркәлгән иде.
Татарстанда быел 300дән артык универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк
Җирле үзидарә органнарының законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә, физик затлар кулына төшкән җир участокларын муниципаль милеккә кайтару – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының төп бурычы. 16 муниципаль районда кузгатылган җинаять эшләре нигезендә, 240 тан артык җир биләмәсен кире кайтару буенча чаралар күрелә. Бу хакта бүген министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында министр Азат Хамаев хәбәр итте.
Көчле суыктан Татарстанда 427 кеше зыян күргән, шул исәптән – 8 бала. Бу сәбәпләр буенча 119 республикалы, шул исәптән бер бала хастаханәгә озатылган.

1
февраль, 2014 ел
шимбә
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетындагы традицион киңәшмә барышында, җаваплы министрлык һәм ведомстволарга, авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашучыларга актив аңлату эшләре алып барырга кушты.
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International