ТР мәгариф һәм фән министры балалар бакчаларында ясле төркемнәрен ябуны тәнкыйтьләде

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Муниципаль берәмлекләргә 3 яшькә кадәр булган балалар өчен мәктәпкәчә төркемнәр челтәрен саклау өчен кирәк булган барлык чараларны күрергә кирәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында кичә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әнә шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, бу проблемага федераль дәрәҗәдәге документларда да игътибар бирелә. Әлеге документлар алга таба аерым каралачак та әле.

Билгеле булганча, хәзерге вакытта төп бурыч - 3 яше тулган балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә урнаштыру. “Бу җирлектә ясли төркемнәренең саны кимү белән бәйле бик үк яхшы булмаган вәзгыять килеп туды. 2012 елда, мәсәлән, 1803 ясле төркеме булса, 2013 елга аларның саны 1616га калды”, - диде Энгель Фәттахов.

Аерым алганда, Яр Чаллыда 54, Казанда 55, Түбән Кама районында 41, Әлмәт районында 14, Арча районында 9, Кукмара районында 6 шундый төркем ябылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International