Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Казанда Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәсе һәм 2014 елга бурычлар мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.

Доклад алдыннан Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов, узган ел дәүләт статистикасы өчен эш күп булды, дип билгеләп үтте.
“Элеккечә, мәгълүмат ресурсларын күпләп куллану өстенлекле бурыч булып кала, - дип билгеләп үтте ул. – Бүгенге көндә республиканың эре һәм урта оешмалар хисапларының 90 проценты электрон рәвештә тапшырыла. Татарстан бу күрсәткеч буенча башка төбәкләр арасында әйдәп баручы урыннарның берсен били”.

В.Кандилов сүзләренә караганда, якын киләчәктә статистика органнары мәгълүмат технологияләрен үстерүне, хуҗалыклардан мәгълүмат җыюның заманча ысулларын даими кертүне максат итеп куя.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International