Татарстанда традицион Яшь сайлаучылар көне узачак

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе “Яшь сайлаучы көннәре” традицион февраль акциясе кысаларында чаралар исемлеген раслады.

ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова белдергәнчә, Яшь сайлаучы көне 14-28 февральдә узачак, һәм 2014 елның сентябрендә үткәреләчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларга багышлана.

Яшьләр акциясе мәгълүмати һәм хокукый аңлату характерына ия. Барлык чаралар яшьләрнең һәм булачак сайлаучыларның хокукый культурасын һәм хокукый белем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелә.

Февраль акциясе берьюлы республиканың шәһәрләрендә һәм районарында да старт ала. Аерым алганда, бу көннәрдә Казанда яшь сайлаучылар һәм булачак сайлаучылар ТР ҮСК әгъзалары һәм шәһәр территориаль сайлау комиссияләре белән очраша, дип хәбәр итә ТР ҮСК матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International