ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы законсыз алынган җирләрне муниципаль милеккә кайтару бурычын күздә тота

2014 елның 2 феврале, якшәмбе
Җирле үзидарә органнарының законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә, физик затлар кулына төшкән җир участокларын муниципаль милеккә кайтару – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының төп бурычы. 16 муниципаль районда кузгатылган җинаять эшләре нигезендә, 240 тан артык җир биләмәсен кире кайтару буенча чаралар күрелә. Бу хакта бүген министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында министр Азат Хамаев хәбәр итте.
Министр мисаллар китереп, Тәтеш районындагы авыл җирлекләренең берсендәге башлыкның, 9 җир биләмәсенә мөнәсәбәттә мошенниклык гамәлләре өчен, җинаять җаваплылыгына тартылганын әйтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International