Гыйнвар башыннан 19 әлмәтле өшү нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе
Гыйнвар башыннан 19 әлмәтле өшү нәтиҗәсендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 4се шифаханәгә дәваланырга салынган.

Ай башыннан Әлмәтнең ашыгыч ярдәм станциясе бригадалары 6 меңгә якын чакыруга барган. Әти-әниләр авырган балаларына 1085 тапкыр ярдәм сорап шалтыраткан. Югары тән температуралы өлкәннәргә ашыгыч ярдәм бригадасы 811 тапкыр барган. 427 очрак исә төрле тән җәрәхәтләре алучыларга кагыла. Баш миенең кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендә (ОНМК) – 76 чакыру, йөрәк авырулары– 62 чакыру, миокарда инфаркты – 11. Ай дәвамында ашыгыч ярдәм бригадасы 21 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә (30 кеше зыян күргән, ике кеше үлгән), дүрт тапкыр янгыннарга (ике кеше зыян күргән), алты тапкыр шартлаткыч куелуы турындагы хәбәргә (әлеге чакырулар ялган булып чыга) барган.


http://www.almet-rt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International