Көчле суыктан 427 кеше зыян күргән, шул исәптән – 8 бала

2014 елның 2 феврале, якшәмбе
Көчле суыктан Татарстанда 427 кеше зыян күргән, шул исәптән – 8 бала. Бу сәбәпләр буенча 119 республикалы, шул исәптән бер бала хастаханәгә озатылган. Суд-медицина экспертизасы мәгълүматларына караганда, аномаль суыкларда 13 кеше үлгән. 30 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, медик-социаль нәтиҗәләр турында ТР Хөкүмәт йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең бүгенге утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International