ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2014 ел
якшәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов Ватан сакчыларын бәйрәм белән котлады
6 февральдән 20 февральгә кадәр Казан хокук саклау үзәгенә республика районнарыннан медицина хезмәткәрлеәренең ялгышлары турында 45 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.
20 февральдә 10-нчы урта мәктәп базасында башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүдә башлангыч сыйныф укытучыларының педагогик компетентлыгы” дигән темага төбәк семинары үтте.
Ана теленә, туган җиргә мәхәббәт бишек җырларыннан башланса, балалар бакчаларында төрле чаралар ярдәмендә дәвам итә.
Әтиләргә-бабайларга бүләкләр

22
февраль, 2014 ел
шимбә
21-нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен 8-нче төзәтү колониясе каршындагы колония-поселениегә бару оештырылды. Укучылар төзәтү системасы хезмәткәрләренең эшен якыннан күрү мөмкинлеге алды.
Әлмәт “Нефтяник” хоккей клубы кубогына авыл командалары арасында турнир төгәлләнде. Ярышларны тантаналы ябу һәм яшь хоккейчылар парады “Юбилейный” спорт сараенда узды.
19 февральдә Әлмәт СПИД үзәгендә Казан белгечләре катнашында пациентлар өчен чара үткәрелде. Аны алып баручыларның берсе Светлана Изамбаева иде.
21 февральдә, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында, яшь сайлаучы көненә багышлап, студентларның “Сайлаулар!” дигән эшлекле уены үткәрелде.
26 февральдән 2 мартка кадәр Әлмәттә «Almetievsk Open» халыкара теннис турниры була. Анда берничә ил спортчылары катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International