Әтиләргә-бабайларга бүләкләр

2014 елның 23 феврале, якшәмбе
Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә бүлеге Ватан сакчысы көненә шәһәр конкурсы кысаларында балалар ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырды. Ул Балалар үсеше үзәге – 1-нче “Бәләкәч” балалар бакчасы базасында үтте. Конкурста шәһәр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүче 5-7 яшьлек балалар катнашты.

Балалар әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергәләп әтиләрен, бабаларын сөендерерлек матур бүләкләр әзерләделәр. Алар үз иҗатларының серләре турында рәхәтләнеп сөйләделәр, якыннары, туганнары өчен өйрәнгән шигырьләрен укыдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International