Әлмәт районының яшь хоккейчылары “Нефтяник” кубогы өчен ярыштылар

2014 елның 22 феврале, шимбә
Әлмәт “Нефтяник” хоккей клубы кубогына авыл командалары арасында турнир төгәлләнде. Ярышларны тантаналы ябу һәм яшь хоккейчылар парады “Юбилейный” спорт сараенда узды.

Бу турнир икенче сезон рәттән үткәрелде. Анда 23команда көч сынашты, бу исә 400дән артык уенчы дигән сүз!

Беренче урынга, финал очрашуында Колшәрип авылы командасын җиңеп, икенче ел рәттән Сөләй авылының яшь хоккейчылары чыкты. Габдрахман авылының “Ярыш” командасы өченче урын өчен көрәштә Рус Акташы командасыннан өстен чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International