Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында “Сайлаулар!”

2014 елның 22 феврале, шимбә
21 февральдә, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында, яшь сайлаучы көненә багышлап, студентларның “Сайлаулар!” дигән эшлекле уены үткәрелде.

Уенның максаты – студентларда актив гражданлык позициясе формалаштыру, хокукый культураларын үстерү, шулай ук аларны дәүләт күләмендәге проблемаларны хәл итүгә тарту. Бу уен ел саен үткәрелә торган чара булып китте.

Уен төп дүрт блоктан тора иде: сайлауларны башлау; уен ситуациясе: командаларның сайлау алды агитациясе үткәрүе; йомгак ясау; үзидарә көне үткәрү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International