Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем

2014 елның 23 феврале, якшәмбе
Ана теленә, туган җиргә мәхәббәт бишек җырларыннан башланса, балалар бакчаларында төрле чаралар ярдәмендә дәвам итә. Атна дәвамында Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар үтте. Балалар тәрбиячеләр белән төрле халык уеннары уйнадылар, әкиятләр сәхнәләштерделәр, тематик шөгыльләр үткәрделәр, туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр. Мәгълүмати почмакларда әти-әниләр өчен белешмәләр яктыртылды, консультацияләр уздырылды, китап күргәзмәләре оештырылды. Бакчага йөрүче башка милләт вәкилләре балалары туган телдә шигырьләр сөйләделәр, гореф- гадәтләре белән таныштырдылар. Һәр үткәрелгән чарада балалар туган телнең , ана теленең әһәмиятен билгеләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International