Район башлыгы Мәҗит Салихов Ватан сакчыларын бәйрәм белән котлады

2014 елның 23 феврале, якшәмбе
Кадерле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннары!

Хөрмәтле ир-атлар!


23 февральдә безнең илдә Ватан сакчысы көне бәйрәм ителә. Бу – җәмгыятебез мәнфәгатьләренә турылыклы хезмәт итүче, дәүләтебезнең иминлеген саклаучы, куәтен арттыручы көчле, батыр, нык рухлы кешеләр бәйрәме.

Бу көнне без чын сугыш юлларын үткән кешеләрне һәм бүген Ватан сагында торучыларны, армия сафында хезмәт итеп кайтканнарны һәм аларны алыштырырга әзер булганнарны, бурычка тугрылык, намус төшенчәләрен изге итеп саклаучыларны хөрмәтлибез.

Россия гасккәриләренең батырлыгы, каһарманлыгы белән өртелгән бу бәйрәм бөтен буыннарны берләштерә. Без сезнең белән, Ватан тарихының героик сәхифәләре белән горурланабыз, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыкларын хәтеребездә кадерләп саклыйбыз.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле әлмәтлеләр, бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары!

Сезгә ныклы сәламәтлек, тыныч җиңүләр һәм казанышлар гына телибез!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы
М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы
Башкарма комтитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International