Әлмәттә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар булды

2014 елның 23 феврале, якшәмбе
20 февральдә 10-нчы урта мәктәп базасында башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Кече яшьтәге мәктәп балаларына экологик тәрбия бирүдә башлангыч сыйныф укытучыларының педагогик компетентлыгы” дигән темага төбәк семинары үтте. Семинарда катнашучыларга Сингапур мәгариф системасының белем бирү струтураларын файдаланып дәресләр күрсәтелде. 10-нчы мәктәп укытучылары балалар тормышта уңышка ирешсен, җәмгыять үсешенә үзләреннән өлеш кертә алсын өчен аларны бергәләшеп, командалап эшләү күнекмәләренә өйрәтү зарурлыгын аңлыйлар.

Чара Мәгариф идарәсе методистлары һәм укытучылар тарафыннан югары бәя алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International