Тормыш дәвам итә!

2014 елның 22 феврале, шимбә
19 февральдә Әлмәт СПИД үзәгендә Казан белгечләре катнашында пациентлар өчен чара үткәрелде. Аны алып баручыларның берсе Светлана Изамбаева иде. Ул – Россиядә ВИЧ-инфекцияле кешеләрдән беренче булып үз йөзен ачкан хатын-кыз, “Мисс-позитив” Бөтенроссия матурлык конкурсында җиңүче, “Светлана Изамбаеваның коммерциясез хәйрия фонды”н оештыручы. Ул ВИЧлы кешеләр проблемасы белән профессиональ характерда шөгыльләнә, 4 баласы бар, шул исәптән икесен тәрбиягә алган. Светлана – ВИЧ йокканан соң да тормыш бар икәнен үз тәҗрибәсендә раслаган ана, яшь хатын. Ул очрашуда катнашучыларга үз тарихы, кичерешләре турында сөйләде, инфекция эләктергәннән соң да бәхетле кеше, яхшы, үрнәк ана булырга мөмкин икәнен раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International