ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2014 ел
чәршәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә “Вариант” ҖЧҖнең кадрлар хезмәте вәкиле катнашында эш бирүче көне оештырылды.
“Ел химаячесе – 2013” республика конкурсына йомгак ясалды. “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов конкурста аңа нигез салынудан башлап катнашучы компания җитәкчесе буларак диплом белән бүләкләнде.
Әлмәт дәүләт нефть институтында ТР студентлар лигасы президенты постына кандидат Илдар Хөҗҗәтов студентлар белән очрашты. Очрашу вакытында студентларның проблемалары һәм региональ яшьләр җәмәгать оешмаларының үсеш проблемалары каралды.
ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан расланган коррупциягә каршы көрәш планы кысаларында 12 мартта Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Татарстан идарәсенең Әлмәт бүлеге башлыгы Эльвира Әблиева “Желанное” радиосы эфирында кунакта булды.
Үткән айда uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 180 млн.сумнан артык 151 меңнән артык түләү булган.
Әлмәттә 4нче урта мәктәп базасында Татарстан укучылары арасында радиоидарәле автомодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булды.

18
март, 2014 ел
сишәмбе
1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Әлмәттә җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чараларының хәрәкәт итүе вакытлыча чикләнә, бер күчәргә туры килгән авырлыкның чик дәрәҗәсен күрсәткән юл билгеләре куела.
РФ Торак кодексының 169 маддәсе, шулай ук “Күп квартирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында” ТР законы нигезендә күп квартирлы йортлардагы бина ияләре йорттагы гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрү өчен взнос кертергә тиешләр.
16 мартта Балалар-яшьләр иҗаты үзәге инициативасы белән КВН Юниор-лигасының 20нче юбилей финалы үткәрелде. Уенның максаты мәктәп КВНының профессиональ дәрәҗәсен күтәрү, егерменче туган көнне КВНча күңелле итеп билгеләп үтү иде.
17-23 мартта спорт чаралары планы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International