“Желанное” радиосында кунакта Эльвира Әблиева

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов тарафыннан расланган коррупциягә каршы көрәш планы кысаларында 12 мартта Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Татарстан идарәсенең Әлмәт бүлеге башлыгы Эльвира Әблиева “Желанное” радиосы эфирында кунакта булды.

Эльвира Әблиева үзенең чыгышында идарәнең эше турында сөйләде, радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде. Ул система эшенең үтәкүренмәле булуына аеруча басым ясады. Әблиева фикеренчә, мөрәҗәгать итүчеләр белән консультация алып баруны даими камилләштерү эш процессында кешеләрдән акча каеручы төрле-төрле арадашчы структуралардан котылырга мөмкинлек бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International