1 апрельдән Әлмәттә транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә

2014 елның 18 марты, сишәмбе
1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Әлмәттә җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чараларының хәрәкәт итүе вакытлыча чикләнә, бер күчәргә туры килгән авырлыкның чик дәрәҗәсен күрсәткән юл билгеләре куела. Вакытлыча чикләү уңайсыз табигать-климат шартларында гомуми файдаланудагы юлларда юл полотносының һәм юллардагы корылмаларның сакланышын тәэмин итү максатында кертелә. ӘМР башкарма комитетының бу хактагы карары белән районның рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча “Норматив документлар” бүлегендә танышырга мөмкин: almetyevsk.tatar.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International