“Татнефть” янә “Ел химаячесе” конкурсы җиңүчеләре арасында

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
“Ел химаячесе – 2013” республика конкурсына йомгак ясалды. “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов конкурста аңа нигез салынудан башлап катнашучы компания җитәкчесе буларак диплом белән бүләкләнде.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында бүләкләү тантанасында ТР президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР премьер-министры Илдар Халиков, ТР дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре, район башлыклары һ.б. катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International