Әлмәттә КВН Юниор-лигасының 20нче юбилей финалы үтте

2014 елның 18 марты, сишәмбе
16 мартта Балалар-яшьләр иҗаты үзәге инициативасы белән КВН Юниор-лигасының 20нче юбилей финалы үткәрелде. Уенның максаты мәктәп КВНының профессиональ дәрәҗәсен күтәрү, егерменче туган көнне КВНча күңелле итеп билгеләп үтү иде.

Финалга шәһәрнең биш командасы уңышлы үтте: 4нче мәктәптән “Шәһәр пижоннары”, 11нче мәктәптән “Гай Германика исемендәге команда”, 17нче мәктәптән “Алоэга ышану”, КВН җыелма командасы “Позитивчик”, “Вега” балалар иҗтимагый берләшмәсеннән – “Чекиряут”.

Беренче урынны “Чекиряут” алды, 2нче урыннарны “Гай Германика исемендәге команда” һәм “Позитивчик” бүлеште, 3нче урында “Алоэга ышану”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International