Әлмәттә эшсезләрне эшкә урнаштырдылар

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәгендә “Вариант” ҖЧҖнең кадрлар хезмәте вәкиле катнашында эш бирүче көне оештырылды.

Ярминкәдә катнашучылар вакансияләр белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар һәм резюмеларын калдырдылар. “Вариант” вәкиле аларны эш шартлары, кандидатурага карата таләпләр белән таныштырды.

Ярминкәдә бетончы, электр белән эретеп ябыштыручы, кухня эшчесе, йөзләүче, ярдәмче эшче, секретарь, слесарь һөнәрләре буенча 30дан артык вакансия тәкъдим ителде.

Ярминкдә 75 кеше катнашты, 6 кеше мәшгульлек үзәге тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдерде, 8 кеше үзенең нинди эшкә тартылуын белү өчен психолог-профконсультант белән тест сынавы узды. 5 кешегә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International