Студентлар лигасы президенты постына кандидат Илдар Хөҗҗәтов Әлмәт яшьләре белән очрашты

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Әлмәт дәүләт нефть институтында ТР студентлар лигасы президенты постына кандидат Илдар Хөҗҗәтов студентлар белән очрашты. Очрашу вакытында студентларның проблемалары һәм региональ яшьләр җәмәгать оешмаларының үсеш проблемалары каралды.

КФУның икътисад һәм финанс институты студенты, республика “Кадрлар резервы” проектының өлкән администраторы Илдар Хөҗҗәтов Республика студентлар лигасының идеологик курсы белән таныштырды. Республика проекты составында үзенең нинди юнәлешләрдә эшләве, студентлар мәнфәгатьләрен күздә тотып, нинди инициативалар үткәрергә планлаштыруы турында сөйләде.

Әлмәт студентлары үз чиратында шәһәрдә студентлар хезмәт отрядларының бердәм республика үзәген булдыру идеясе белән чыктылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International