Хөрмәтле әлмәтлеләр, районда яшәүчеләр!

2014 елның 18 марты, сишәмбе
РФ Торак кодексының 169 маддәсе, шулай ук “Күп квартирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында” ТР законы нигезендә күп квартирлы йортлардагы бина ияләре йорттагы гомуми мөлкәткә капиталь ремонт үткәрү өчен взнос кертергә тиешләр.

Күп квартирлы йортлардагы бина ияләре капиталь ремонт фондын формалаштыруның ысулларыннан берсен сайлап алырга хокуклы. Беренчесе – капиталь ремонт ясауга взносларны банкта махсус исәпкә туплауны күздә тота. Икенчесе – капиталь ремонтка взносларны региональ оператор исәбенә күчерү. Татарстанда региональ оператор вазифаларын “ТРда ТКХ фонды” Коммерциясез оешмасы башкара. Кайсы ысулны сайлау турында карар бина ияләренең гомуми җыелышында кабул ителергә тиеш.

ӘМР башкарма комитеты барлык яшәүчеләр игътибарына җиткерә: капиталь ремонт фондын формалаштыру турында карар 2014 елның 17 апреленнән дә соңга калмыйча кабул ителергә һәм гомуми җыелыш карары белән беркетелергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International