ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2014 ел
сишәмбе
8 майда 11 сәгать 45 минутта Гафиятуллин урамында 47нче йортка каршы Хундай Солярис автомобилен йөртүче 1983 елда туган ир кеше, юлда йөрү кагыйдәләренең 17.2 пунктын үтәмичә, транспорт хәрәкәте полосасыннан баручы 2009нчы елгы кызны бәрдерә
Моның өчен башта хөкемгә һәм (яки) җинаять җаваплылыгына тартылу булмау (булу), яисә җаваплылыкка тартылуның туктатылуы турында белешмә алу хакында gosuslugi.ru. дәүләти хезмәт күрсәтүләр сайтында гариза тутырырга кирәк

12
май, 2014 ел
дүшәмбе
«Луч» телекомпаниясенең «Авыл тормышы» рубрикасында “Актау” хуҗалыгы ветераннары турында тапшыру чыкты
Җиңү бәйрәме алдыннан гына ӘМР ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре Мөхәммәтшиннар гәиләсен - Мөхәммәт Миннегол улы белән Надежда Дмитриевнаны 70 ел бергә гомер итүләре белән котладылар.
Җиңү бәйрәме алдыннан 44нче “Росинка” балалар бакчасында “Алар Ватан өчен сугыштылар” дигән темага шигырь укучылар конкурсы булды. Анда 5-7 яшьлек 16 бала катнашты.
Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә 12 майда ел саен экологик уку көне билгеләп үтелә. Бу көнне экологик акцияләр үткәрәләр, күргәзмәләр, конференцияләр, конкурслар, елга буйларын, сулыкларны, чистарту, паркларны җыештыру, территорияләрне яшелләндерү буенча табигатьне саклау чаралары оештырыла.
Республика территориясендә чамадан тыш эссе һава урнашты. Термометр баганалары көндезләрен 30 градустан да өскәрәк күтәрелә. Коры һава шартларында урманнарда ут-күз куркынычы саклана.
Уфада, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, “Җиңү-69” халыкара волейбол турниры үткәрелде.
Түбән Камада мөселман җәмгыяте оештырган “Әй, егетләр” дигән спорт бәйрәме булды. Анда егетләр ирекле көрәш, гер күтәрү, армреслинг, өстәл теннисы һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар. Ярышка Кама Аланы, Лениногорск, Алабуга, Әгерҗе, Әлмәт, Чирмешән һәм Сарман спортчылары килгән иде.
Әлмәттә тәртип сакчылары хуҗасының рөхсәтеннән башка кредит карточкасындагы акчаларны тоткан 51 яшьлек ир кешене ачыкладылар һәм тоткарладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International