ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе
ӘМР башкарма комитетының кече залында 4 августта Әлмәт муниципаль районы уставына үзгәрешләр проектын халык катнашында тыңлау булды. Үзгәрешләр проекты белән ӘМР советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Әлфия Ханнанова таныштырды
Район хуҗалыкларына бару графигында каралганча, 1 августта район мәдәният йортының И.И.Ханнанова җитәкчелегендә “Факел” агитбригадасы Токарликов исемендәге хуҗалык басуында чыгыш ясады. Концерт программасын комбайнчылар, ындыр табагында эшләүчеләр – 30 кеше карады
Шарлавыклы буаларда “Ял көне мәйданчыгы” чарасының чираттагысы булды. Бу юлы анда тагын да Район мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады
Республикада социаль сәясәтнең актуаль проблемалары буенча видеоконференцэлемтә ТР президетының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова җитәкчелегендә үтте. Анда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты
Халыкара Светофор көне 5 августта 1914 елда булган вакыйга хөрмәтенә билгеләп үтелә. Бу көнне Кливленд шәһәрендә (АКШ) хәзерге җайланмаларның беренче элгәре барлыкка килгән. Аның кызыл һәм яшел фонарьлары була, ә төсләр алышынганда тавыш сигналы бирелә
Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең актив эшли торган ветераннар оешмасын җитәкләүче бер төркем иптәшләр Спас ярминкәсенә барып кайттылар

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
Райондагы хәл белән иртәнге планеркада идарә башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Хәйруллина таныштырды.
Бүген иртәнге планеркада яңа билгеләүләр турында игълан ителде.
Бүген иртәнге планеркада бүләкләүләр булды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың округ сайлау комиссияләре V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International