Игътибар үзәгендә – гаилә, ветераннар, балалар

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Республикада социаль сәясәтнең актуаль проблемалары буенча видеоконференцэлемтә ТР президетының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова җитәкчелегендә үтте. Анда сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты.

Татьяна Ларионова Республика көненә яңа проект әзерләнүе турында хәбәр итте. Ул – Татарстанның үсүенә, чәчәк атуына лаеклы өлеш керткән гаиләләрне хөрмәтләүгә багышлап ТР президенты һәм аның хатыны исеменнән тантаналы кабул итү. Ул 27 августта күздә тотыла, ә аңынчы муниципаль төзелмә башлыкларының үз районнарыннан лаеклы вәкил булып барырлык төрле категория гаиләләр белән кызыклы очрашулар үткәрүе кирәк. Аннары инде президент үзенең хатыны белән республиканың иң яхшы гаиләләрен кабул итәчәк.

Сергей Осипов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек кысаларында старт алган “Кадерле ветераныбыз” социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International