“Факел” агитбригадасы Токарликов исемендәге хуҗалык басуларында

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Район хуҗалыкларына бару графигында каралганча, 1 августта район мәдәният йортының И.И.Ханнанова җитәкчелегендә “Факел” агитбригадасы Токарликов исемендәге хуҗалык басуында чыгыш ясады. Концерт программасын комбайнчылар, ындыр табагында эшләүчеләр – 30 кеше карады.

Концертта Рамил Илалтдинов, Айнур Сәйфиев (РДК), «Сюрприз» бию коллективы (Кәләй авыл мәдәният йорты), “Болгар” халык гармунчылар ансамбле солисткасы Лариса Малюткина (Бута) катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International