Әлмәт муниципаль районы уставына үзгәрешләр проектын халык катнашында тыңлау булды

2014 елның 5 августы, сишәмбе
ӘМР башкарма комитетының кече залында 4 августта Әлмәт муниципаль районы уставына үзгәрешләр проектын халык катнашында тыңлау булды. Үзгәрешләр проекты белән ӘМР советы аппаратының юридик бүлеге җитәкчесе Әлфия Ханнанова таныштырды.

Халык катнашында тыңлау нәтиҗәсендә ӘМР советының “Әлмәт муниципаль районы уставына үзгәрешләр проекты турында”гы 384нче карарына (2014 ел, 3 июль) үзгәрешләр кертелде.

Халык катнашында тыңлауда катнашучылар кергән тәкъдим турында фикер алыштылар һәм аны район советы депутатлары каравына куюны хупладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International