“Ял көне мәйданчы”гында

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Шарлавыклы буаларда “Ял көне мәйданчыгы” чарасының чираттагысы булды. Бу юлы анда тагын да Район мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады.

Концертны «Туган ягым», «Зурбаган» җырлары белән Дамир Искәндәров ачып җибәрде. Авыл мәдәният йортларының фольклор һәм халык ансамльләре дә тамашачыларны халык җырлары белән куандырды.

Бию программасы “Кыю кызлар” хореография ансамбле һәм “Шатлык” бию ансамбле чыгышыннан гыйбарәт иде. Концерт Айгөл Шәйхетдинова һәм Алия Мөхәммәтгәрәеваның шәп дуэты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International