Ветераннар Спас ярминкәсендә

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Әлмәт районы сәламәтлек саклау учреждениеләренең актив эшли торган ветераннар оешмасын җитәкләүче бер төркем иптәшләр Спас ярминкәсенә барып кайттылар. Әлеге экскурсияне Мәдәният елында шәһәр ветераннар советы халык иҗаты белән таныштыру максатында оештырды. Дөньяга зур талант ияләрен биргән Алабуга җире үзе дә, аллы-гөлле бизәкләре белән тартып торган ярминкә дә ветераннар күңеленә хуш килде, инде кайтып китмәс борын киләсе ел ярминкәсеннән дә калмаска дигән уй килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International