Бүген – халыкара Светофор көне

2014 елның 5 августы, сишәмбе
Халыкара Светофор көне 5 августта 1914 елда булган вакыйга хөрмәтенә билгеләп үтелә. Бу көнне Кливленд шәһәрендә (АКШ) хәзерге җайланмаларның беренче элгәре барлыкка килгән. Аның кызыл һәм яшел фонарьлары була, ә төсләр алышынганда тавыш сигналы бирелә.

Хәлбуки, иң беренче светофорны британияле Джей Найт уйлап чыгарган. Ул аппарат Лондонда парламент бинасы янына 1868 елда куелган. Өч ел үткәннән соң, аның фонаре шартлап, полицейскийны яралаган. Шуннан соң светофор 50 ел чамасы онытылып торган. 1910 елда ике төсле уты булган автоматик светофор җайланмасына патент алынган.

Хәзергегә охшаган өч төсле светофорларны 1920 елда беренче тапкыр Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә яшәүчеләр күргән. Россиядә исә беренче светофор 1930 елның гыйнварында гына Ленинградта барлыкка килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International