Ярты елда Роспотребнадзорның Әлмәт филиалына закон бозулар турында 108 мөрәҗәгать алынды

2014 елның 4 августы, дүшәмбе
Райондагы хәл белән иртәнге планеркада идарә башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Хәйруллина таныштырды. Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, отчет чорында 93 агулану очрагы теркәлгән (былтыр шул чорда 114), шулардан 24е үлемгә сәбәп булган. Агулану очракларының 35е исерткеч эчүгә бәйле, 21 очракта дару белән агуланганнар, 28 кеше углерод окисе (ис газы) белән агуланган.

Эчәк инфекцияләре, туберкулез һәм вируслы гепатитлар белән хәл кискен кала. Туберкулез белән авыручыларны актив ачыклау максатында халыкның декретлы төркемнәрен ел саен мәҗбүри флюорографик тикшерү үткәрелә. Быел сәүдә хезмәткәрләрендә дә туберкулез белән авыручылар булуы ачыкланды. Шул уңайдан район башлыгы Мәҗит Салихов тиешле хезмәтләрне шәһәр һәм районның сәүдә челтәрендә уртак тырышлык белән тәртип урнаштырырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International